2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

24.05.2022

2022 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу максатларга 2,4 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Брифинг интернет челтәрендә (рәсми сайт һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында), шулай ук видеоконференцэлемтә режимында – республиканың барлык муниципаль районнарында трансляцияләнде.

Брифингның төп темасы - «Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында»

Марат Садыйков сүзләренә караганда, 34 яңа объект төзү, 15ен ремонтлау, шулай ук 17 берәмлек транспорт сатып алу планлаштырыла. Сумманың бер өлеше учреждениеләрдә медицина җиһазларын модернизацияләүгә юнәлдереләчәк.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, бер ел эчендә төрле федераль, республика программалары һәм программадан тыш чаралар буенча Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлауга 7,5 млрд.сум юнәлдереләчәк.

Аерым алганда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм аңа керүче «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстанда 26 муниципаль районда 29 фельдшер-акушерлык пункты, ике поликлиника, ике табиб амбулаториясе һәм гомуми практика табибы үзәге барлыкка киләчәк. Әлеге объектлар буенча контрактлар төзелгән, тулы масштаблы эш алып барыла, дип төгәлләштерде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Шулай ук Татарстанда ике республика программасы эшли - стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү, шулай ук беренчел звеноны модернизацияләү, аның кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб амбулаторияләре төзелә, поликлиникалар һәм хастаханәләр ремонтлана.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, Татарстанда 2022 елга кабул ителгән сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау программалары төзәтелми. Төзелеш материаллары һәм җиһазлары, мәсәлән, вентиляция яки инженерлык җиһазлары өлешендә, подрядчылар Россия җитештерүчеләре яки Россиягә дустанә булган илләр белән эшли башладылар.

"Биредә объектларның вакытында һәм проект-смета документларына салынган сыйфат белән башкарылачагына шик юк", — дип ассызыклады Марат Айзатуллин.

Россиягә каршы кертелгән санкцияләр кыйммәтле медицина җиһазларының бәясенә берничек тә йогынты ясамады диярлек. Бу хакта брифингта Марат Садыйков хәбәр итте.

"Нигездә, 2022 елга Россиягә каршы санкция сугышы кыйммәтле җиһазларның бәяләренә берничек тә йогынты ясамады диярлек - бу компьютер томографлары, магнит-резонанс ангиографлары, онкология диспансерлары өчен җиһазлар. Конкурслар уйналды, бәяләр 2021 елдагы кебек, - дип аңлатты Марат Садыйков. - Логистика үзгәрүгә бәйле рәвештә, тәэмин итү срокларын арттыру турында гына сораулар бар. Без Россия, Төркия, Казахстан, Әрмәнстан һ.б. дустанә булган илләр белән мәсьәләләрне хәл итәбез".

Зеленодольск районында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасының ничек узуы турында брифингта район башлыгы Михаил Афанасьев сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.