Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинец белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Төзелеш, шул исәптән күчемсез милек объектларын төзү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Баркли» корпорациясе – Россиядә тулы цикллы күптүнге девелопер компанияләренең берсе. Аңа 1993 елда нигез салынган. Корпорация төрле билгеләнештәге 300дән артык күчемсез милек объектын төзегән, үзгәртеп корган һәм файдалануга тапшырган.