Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Корбан гаете намазында катнашты.
Гает вәгазе белән мәхәллә кешеләренә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Ул Корбан бәйрәме тарихы һәм традицияләре, корбан чалуның тирән мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук хәзрәт, быел Корбан бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан аеруча зур яңгыраш ала, дип билгеләп үтте. Соңыннан гает намазы укылды.
Бүген республиканың шәһәр һәм район үзәкләрендә җирле мөселман оешмалары тарафыннан төрле бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла. Казанның М. Горький паркында ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештырган «Корбан-фест» гаилә бәйрәме аеруча зур масштабта узачак.