Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына махсус техника – автолавка һәм икмәк ташу буенча яңа берәмлекләр тапшырды. Тантанада Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз катнашты.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авыл җирендә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру – өстенлекләрнең берсе. «Безнең авыл территорияләренең барлык кирәкле дәүләт хезмәт күрсәтүләре: күчмә сәүдә белән тәэмин итү һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең башка төрләрен алулары мөһим», - диде ул.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бу эштә кулланучылар кооперациясе оешмалары зур роль уйный, алар турыдан-туры авыл кешеләре белән эшли. «Без бу системаны саклап калдык. Бүген күчмә сәүдә итүне тәэмин итүче автомашиналар паркы 121 автомобильдән тора. Алар барысы да график буенча эшли, төрле ярдәм формалары гамәлгә ашырыла. Бу эш бик мөһим. Мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Кулланучылар кооперациясе оешмаларына барлыгы 16 яңа автомобиль тапшырылды. Бу эш системалы рәвештә алып барыла. Әйтик, узган ел райполар 18 автолавка алган.