Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты

07.07.2022

Бүген Ижевскта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ Советы утырышын уздырды, анда икътисадны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең төбәк чаралары, Идел буе федераль округында «Мәдәният» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Видеоэлемтә буенча утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, «Тулаем Идел буе федераль округы буенча вәзгыять чагыштырмача тотрыклы һәм гомумроссия тенденцияләренә туры килә». «Гражданнарның мәшгульлегенә актив ярдәм күрсәтү чараларын актив гамәлгә ашырырга кирәк. Агымдагы шартларда шулай ук кешеләр өчен социаль хезмәтләрнең үтемлелеген саклап калу, төрле категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү мөһим», - диде Игорь Комаров.

Вәкаләтле вәкил киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын социологик сорашып белешүләр нәтиҗәләренә юнәлтте, алар нигезендә округ халкын товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр арту борчый. Игорь Комаров беренче чиратта кирәк булган товарларга, даруларга һәм медицина эшләнмәләренә ваклап сату бәяләренә һәм аларның кибетләрдә булуына оператив мониторинг үткәрергә кирәклеген ассызыклады.

Вәкаләтле вәкил төбәк башлыкларына дәүләт ярдәме чаралары буенча бизнес һәм гражданнар белән мәгълүмати эшне көчәйтергә һәм килеп чыккан куркынычлар һәм проблемалар турында даими рәвештә мәгълүмат алуны оештырырга кушты. «Кара-каршы элемтә нәтиҗәләре федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәлгә ашырыла торган чараларның җитәрле булуын, ихтыяҗын һәм нәтиҗәлелеген анализлау зарурлыгы туды. Мондый эшне булган чараларны корректировкалау озынайту, яки яңа чараларны кертү буенча үз вакытында һәм комплекслы карарлар эшләү өчен оештырырга кирәк», - диде Игорь Комаров.

РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников үз нотыгында ИФО буенча 56 тәкъдимнең санкцияләр шартларында икътисадка ярдәм итү планына кертелүе турында сөйләде. Иң инициативалы Пермь крае булды. Киров, Самара, Түбән Новгород өлкәләре – федераль ярдәмгә өстәмә рәвештә үз чараларын кертүчеләр арасында лидерлар.

«Хәзер барлык игътибар – гамәлдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга. 70% чара эшли, калган 30%ы – урыннарлда хәл ителә торган карарлар. Җаваплы этапка барып җиттек: барлык карарлар да урыннарда тиешенчә эшләсен өчен максималь контроль кирәк. Инвестицияләр күләме, булдырылган эш урыннары, төзелгән объектлар саны белән үлчәнә торган конкрет нәтиҗәләр бу инструментларны урыннарда куллануның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры бәйле», - дип билгеләп үтте министр.

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча фикер алышу барышында Игорь Комаров РФ Мәдәният министры Ольга Любимовага округ өчен мөһим мәсьәләләр советы кысаларында катнашулары һәм фикер алышулары өчен рәхмәт белдерде. Вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, «округның барлык төбәкләрендә» «Мәдәният» илкүләм проекты чаралары гамәлгә ашырыла, мәдәният объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре алып барыла, балалар сәнгать мәктәпләре һәм училищелары инструментлары һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырыла, китапханәләр яңадан җиһазландырыла». Игорь Комаров шулай ук «Театраль Идел буе» һәм «ФормАрт» – Вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый проектлар турында сөйләде.

Шул ук вакытта, аның фикеренчә, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә, шул исәптән: авыл агломерацияләрендә мәдәният өлкәсенә ярдәм итү; тармакка, беренче чиратта, кече шәһәрләргә һәм авыл территорияләренә квалификацияле кадрлар җәлеп итү; «Земство мәдәният хезмәткәре» федераль программасын эшләү һәм кабул итү актуальлеге; яшьләрне җәлеп итүне активлаштыру, яшь буынны патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән иҗади проектларны тормышка ашыру.

«2022 елда Идел буе төбәкләрендә 8 субъектта 29 балалар сәнгать мәктәбе җиһазландырылган инде. Пермь краенда, Киров өлкәсендә, Мордовия Республикасында – 4 модельле китапханә, 8 субъектта 10 виртуаль концерт залы ачылды, 87 иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә һәм 59 иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелде», – диде мәдәният министры.

Ольга Любимова Идел буе федераль округында актив гамәлгә ашырыла торган ике федераль проектка аерым тукталды. «Россиядә уйлап табылган» программасы кысаларында бөтен ил буенча креатив индустрияләр мәктәпләре ачыла. Уку елы башында тагын 32 мәктәп ачылачак, шуларның 8е – Идел буе федераль округында: Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан Республикаларында, Оренбург, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә.

«Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Пушкин картасы» программасы да актив үсеш ала, аның ярдәмендә 14-22 яшьлек яшьләрнең мәдәни чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә программага Идел буеның 700дән артык мәдәният учреждениесе кушылды», - дип хәбәр итте Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы.

Утырыш барышында шулай ук Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров, Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов һәм Саратов өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Бусаргин чыгыш ясадылар.      


ТР Президенты Матбугат хезмәте.