Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы кырларында урып-җыюның барышы белән танышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә, Рөстәм Миңнеханов район кырларын карап чыкты, анда бүген бөртеклеләрне урып-җыюда 57 комбайн эшли. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 31 ц/га тәшкил итә.
Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә барлык мәйданның 47%ы җыеп алынган.
«Бөреле» ЯАҖ кырларында урып-җыюда мәшгуль механизаторлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашу узды.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Биектау районында 13,4 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, узган ел белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны аз гына кимегән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда шулай ук мөгезле эре терлекләр саны кимү күзәтелә.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген терлек азыгы әзерләүгә аерым игътибар бирү, шулай ук терлек азыгы үзәкләре булдыру мөһим.
Биектау районы үсеше һәм аның республика башкаласына якын булуы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа җитештерүләр, индустриаль парклар булдыру турында уйланырга кирәк – җирле халыкка көн саен шәһәргә эшкә барырга туры килмәсен өчен яңа эш урыннары кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләренең тулы куәтенә баруын хәбәр итте. Бүгенге көнгә республика буенча 2,5 млн. тонна суктырылган.
Биектау районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов республика конкурсында җиңүчеләргә – авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа трактор ачкычлары тапшырды.
Биектау районында быел тракторларны Әлдермеш, Олы Битаман, Суыксу, Мәмдәл авыл җирлекләре алды. Бу муниципаль берәмлекләр «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр булдылар (конкурс 2013 елдан башлап ел саен үткәрелә – республиканың иң яхшы муниципаль берәмлекләре үсешнең актуаль проблемаларын хәл итү өчен грантлар ала; күп кенә җирлекләр бу акчаларны трактор сатып алуга юнәлтә).
Грант күләме авыл җирлекләре өчен 1,5 млн. сум, административ үзәк булмаган шәһәр тибындагы бистәләр өчен – 2 млн. сум, 2022 елда грант акчасына авыл хуҗалыгы эшләре өчен МТЗ-82.1 (двигатель – дизель) тракторлары сатып алынган.
Рөстәм Миңнеханов программасында тагын бер пункт – Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы поселогында мәдәният сарае булды.
1990 елда төзелгән бина «Мәдәни билгеләнештәге объектларны ремонтлау " республика программасы буенча ремонтланган. Мәдәният сараенда С. Сәйдәш ис. балалар сәнгать мәктәбенең филиалы, китапханә, БЯСМ бүлекчәсе (спорт залы) һәм даруханә урнашкан.
Мәдәният йортында 22 клуб оешмасы эшли, шуларның өчесенә 14 яшькә кадәрге балалар йөри.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук районның аерым территорияләрен үстерү концепциясен, аерым алганда, «Иске Казан» музее һәм «Дөбъяз» балалар спорт-савыктыру лагере проектын тәкъдир иттеләр.
Моннан тыш, Татарстан Президенты районда «Татарстан Республикасында башлангыч медицина звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән гомуми практика табибы офисында булды.
Биектау районында гомуми практика табибы офисы 14 торак пунктка хезмәт күрсәтә, аларда 4,6 меңгә якын кеше яши. Объект заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, физиотерапия, ЭКГ һ.б. кабинетлар бар.