Рөстәм Миңнеханов быел БДИда ике фән буенча мәктәпне 200 балл җыеп тәмамлаучылар белән очрашты

19.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фән буенча 100әр балл җыйган мәктәп тәмамлаучылар белән Зеленодольск муниципаль районының М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп юнәлешле лицеендә очрашты. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә Татарстан мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.

Очрашуда шулай ук ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүчесе – Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы да булды.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, биредә ике фәннән БДИ буенча 100әр балл җыйган 14 чыгарылыш сыйныф укучысы җыелган. «Бу – сезнең әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгыз хезмәте, - диде министр. - 10 ел дәвамында сез, республикабызны Россия дәрәҗәсендә алга этәреп, шундый нәтиҗә күрсәттегез».

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук Раифа училищесы үзенең укучысы мисалында заманча буынны ничек тәрбияләргә кирәклеген күрсәтте, дип ассызыклады. «Бу үрнәк булырлык, - диде ул. - Патриотик хисләр, үз илең өчен борчылу – бүген төп сыйфатлар. Сезнең үрнәк бөтен республика өчен күрсәткеч булырга тиеш».

Татарстан Президенты, үз чиратында, ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүче – Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыны ул республика горурлыгы, дип ассызыклады. «Безнең горурлыгыбыз – патриотлар әзерләүче училищеда тәрбияләнүче», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, Татарстан махсус хәрби операция барышында хезмәт итүче һәм бурычларын үтәүче яшьләр белән горурлана. «Бүгенге көндә Россиянең биш Герое - Татарстанда туган. Кызганычка каршы, ике сугышчы үлгәннән соң бүләкләнде», - диде ул.

БДИда иң югары балл җыйган мәктәп тәмамлаучылар турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты: «Мондый сәләтле укучыларга ихтыяҗ бик зур», - дип билгеләп үтте.

«Сезнең яртыгыз Мәскәү һәм Питер югары уку йортларында белем алачак. Бер яктан, безнең югары уку йортларыбызның сезне кызыксындыра алмавыбызга үкенәбез, әмма, минемчә, сезнең илнең иң яхшы уку үзәкләрендә белем алуыгыз мөһим. Һәм иң мөһиме, сезнең Татарстанга әйләнеп кайтуыгыз», -диде Рөстәм Миңнеханов, аларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына һәм укытучыларга рәхмәт белдерде. «Сезнең уңышларыгыз – шул исәптән ата-аналарыгыз, укытучыларыгыз, остазларыгыз казанышы да. Бу хакта һәрвакыт истә тотарга кирәк», - диде ул.

БДИда 200 балл җыйган укучылар белән очрашуда шулай ук Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.

Белешмә өчен:

Татарстанда 2022 елда БДИ буенча 200 балл җыйган мәктәп тәмамлаучылар саны арткан. Ике фән буенча мондый нәтиҗәләргә 14 кеше ирешкән, 2021 елда – 11 кеше. Алар барысы да «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.