Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында Мәдәни үсеш үзәген ачты һәм «Яшел Үзән» индустриаль паркында булды

19.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында мәдәният объектларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын карады.

Беренче булып «Яшел Үзән» индустриаль паркы (Зеленодольск ш., Машина төзүчеләр ур.) булды. Биредә җитештерү һәм административ корпуслар, җиңел автомобильләр өчен парковка зонасы, йөк төяү зонасы, авыр һәм габаритсыз йөкләр өчен төяү-бушату каралган.

Индустриаль парк ике чиратта төзелә. Икенче чиратны тормышка ашыру срогы – 2023 – 2024 еллар.

Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчыкта урнашачак компанияләр белән танышты (пластик тәрәзәләр җитештерү, икенчел чимал җыю һәм эшкәртү, стрейч-элпәләр җитештерү, бер тапкыр кулланыла торган кием комплектларын җитештерү һ. б.лар).

Татарстан Президенты индустриаль паркның киләчәк үсеше, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлекләре белән кызыксынды.

Шунда ук Зеленодольскның сәнәгать потенциалы презентациясе узды.

«Яшел Үзән» индустриаль паркын карауда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

Зеленодольскта Рөстәм Миңнеханов булган тагын бер объект – Мәдәни үсеш үзәге (Королев ур., 17).

Бу объект тантаналы рәвештә ачылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзәк федераль һәм республика акчаларына төзелгән.

Ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Татьяна Ларионова, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

«Мондый үзәкләр булдыру – яңа федераль инициатива, диде ул, әмма иң мөһиме, бу үзәк – безнең илдә беренче, һәм мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Без күргәннең барысы да – җәмәгать киңлекләре дә, мәктәпләр дә, мондый мәдәният үзәкләре дә – гражданнарыбызның тормыш сыйфатын арттыру өчен эшләнә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Биредә һәрвакыт яшьләр, балалар шөгыльләнсен иде, тормыш кайнасын иде».

Яңа Мәдәни үсеш үзәге буйлап экскурсияне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзәкнең иҗади остаханәләрендә шөгыльләнүчеләр белән дә аралашты.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда республикада «Мәдәният» илкүлм проекты һәм федераль адреслы инвестицион программалар кысаларында мәдәният объектларын модернизацияләү буенча масштаблы программа уңышлы тормышка ашырыла.

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры, шулай ук Арча, Чүпрәле, Баулы, Зеленодольск һәм Мамадыш муниципаль районнарында 5 авыл мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Шулай ук Алабуга һәм Зеленодольскта тагын 2 Мәдәни үсеш үзәге ачылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.