Бүген ТР Иминлек Советы утырышында Татарстан Республикасының су объектларын саклау өлкәсендә экологик иминлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыклары һәм муниципалитетларның су хуҗалыгы комплексы объектларының эшләве өчен җаваплы вазыйфаи затлары катнашты.
Экология мәсьәләләре гражданнарның шәхси иминлеге кысаларыннан күптән чыкты, диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып. Ул ассызыклаганча, әйләнә-тирә мохит торышы күбесенчә дәүләтнең илкүләм иминлеген билгели.
«Су – кешелекнең төп табигый байлыкларының берсе, шуңа күрә ул үзенә аерым игътибар һәм яклау таләп итә. Татарстан – Россиянең иң күп сулы төбәкләренең берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республикада елга системаларының тискәре халәте күзәтелә – кече елгалар деградацияләнә һәм үлә. Сәбәбе – кешенең күп төрле эшчәнлеге, җир асты суларын суырт һәм грунт суларының дәрәҗәсе төшү, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе калдыкларының чыгарып ташлануы, шулай ук кече елгаларның су төбе катламнарында куркыныч биоген химик пычрату туплану».
Елгаларга коммуналь һәм авыл хуҗалыгы, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең чистартылмаган юынтык сулары эләгә. Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, пычратуның тагын бер төре – җайга салынмый торган диффуз агымнары, яисә автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән сулыкларга эләгә торган пычрак.
Күп кенә проблемалы мәсьәләләр буенча конструктив карарлар табарга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, Безнең максатыбыз бер – халыкыбызны сыйфатлы әйләнә-тирә мохит белән тәэмин итү.
«Бүген хакимият эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийлары – тормыш сыйфаты, ә моңа табигать саклау чараларына игътибардан башка ирешү мөмкин түгел. Моннан тыш, халыкны сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү мөһим. Иң мөһиме – барлык торак пунктларда да безнең йорт яны хуҗалыкларына су сибү, хуҗалык ихтыяҗлары өчен су белән җитәрлек тәэмин итү. Су буенча программа эшләячәкбез. Су мәсьәләләрен хәл итүдә финанслауны ике тапкыр арттырсак та, бу җитәрлек түгел әле. Безнең алда ике бурыч тора – сыйфатлы су һәм безнең чистарту системаларының торышы. «Чистарту корылмаларының эше катгый контрольдә тотарга тиеш», – диде Татарстан Президенты.
Төп нотык белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә аша Питрәч һәм Теләче районнарында төзелгән чистарту корылмаларының эше буенча сораулар бирде.
Нотыклар белән шулай ук Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстанда су территориясенең өслеге 6,4% тәшкил итә. «Без нинди байлыкларга ия булуыбызны үзебез дә аңламыйбыз, – диде ул. – Су ресурсларын саклау һәм яклау – бик мөһим тема. Әйе, без бу юнәлештә хәрәкәт итәбез һәм күп эш башкарабыз, әмма темплар бүген безнең алда торган мөһим бурычларга туры килми».
Рөстәм Миңнеханов ике атна дәвамында утырыш беркетмәсен конкрет йөкләмәләр белән әзерләргә кушты. Аерым алганда, «Иделне савыктыру» федераль проектын 2030 елга кадәр озайту һәм «Каманы савыктыру» федераль проектын кабул итү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать әзерләү күздә тотыла.
«Идел һәм Каманы савыктыру – бик кирәкле программалар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бу мөрәҗәгатьне, һичшиксез, әзерләячәкбез. Иделне Камадан аерып булмый дип саныйм, чөнки Иделнең яртысы – Кама елгасыннан килгән су».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген күзәтчелек органнарына, хокук саклау структуралары белән берлектә, су объектларын пычратучы намуссыз хуҗалык итүче субъектларга игътибар итәргә кирәк.
«Гаепле затларны җаваплылыкка тартырга һәм принципиаль позициядә торырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кайбер хәлләрдә, минемчә, предприятиеләрне түгел, ә вазыйфаи затларны штрафка тартырга кирәк».
Моннан тыш, Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына яр буе зоналарында объектлар төзүдә, шулай ук чистарту корылмаларын төзүдә катнашкан намуслы һәм намуссыз проект оешмалары, подрядчы оешмалар реестрын булдырырга тәкъдим итте.
«Су объектларын саклау өлкәсендә 2023 ел программасын формалаштырганда инде булган чистарту корылмаларын тәртипкә китерүгә басым ясарга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта бездә булган нәрсәләр эшләсен өчен. Әгәр хосусый компанияләр чистарту корылмаларының эшен тәэмин итә алмаса, аларны дәүләткә тапшырырга кирәк. Әгәр дә эксплуатация дөрес булмаган проект карарлары аркасында мөмкин түгел икән, белгечләрне чакырырга кирәк». ТР Президенты шулай ук муниципаль район башлыкларына чистарту корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм алга таба эксплуатацияләү мәсьәләләренә дә игътибар итәргә киңәш итте. «Сез үзегез бу проблеманы хәл итәргә тиеш. Мәсьәлә катлаулы. Шәхси катнашырга кирәк», - диде ул.
Федераль һәм төбәк программалары кысаларында төзелгән чистарту корылмалары аерым контроль таләп итә. «Мондый чистарту эшләренең сыйфаты контрольдә тотылырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безгә табигать саклау чараларына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк».
Татарстан Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты. «Безнең йомшаклык һәм принципиальлек елгаларны, су объектларын пычратуга китерә», - диде ул һәм төзелеш министры урынбасарларының берсе экология объектларын төзүгә бәйле мәсьәләләрне контрольдә тотарга тәкъдим итте.
Су объектлары янында җир участокларын формалаштыру һәм аларга капиталь төзелеш объектларын урнаштыру мәсьәләсе дә аерым контрольдә булырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә барлыгы 174 чистарту корылмасы урнашкан, шуларның 81е – дәүләт милкендә, 93е – шәхси милектә. Шул ук вакытта 73 корылма агынты суларны чистартып бетерә алмый. 2019 – 2022 елларда республикада 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан тиешенчә 5,1 млрд. сум һәм 2,75 млрд. сум тәшкил итте.