Рөстәм Миңнеханов Биектау районында эш сәфәрендә

18.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Районда булганда Рөстәм Миңнеханов бөртекле культуралар һәм яшелчә, аерым алганда, бәрәңге уңышын җыюның барышы белән танышачак. Татарстан Президенты шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Биектау муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Бөреле мәдәният сараен караячак, анда «Мәдәни билгеләнештәге объектларны ремонтлау» республика программасы буенча капиталь ремонт ясалган.

Шулай ук алар «Татарстан Республикасында башлангыч медицина звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән гомуми практика табибы офисына да барачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.