Рөстәм Миңнехановның «Дело» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Сергей Шишкарев белән очрашуы нәтиҗәләре буенча эшче төркем төзеләчәк

13.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дело» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Сергей Шишкарев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм эшлекле характерда барды. Потенциаль багланышлар мәсьәләләре, төбәкара дәрәҗәдәге транспорт-логистика чылбырларын үстерү буенча адымнар турында фикер алышынды.

Исегезгә төшерәбез, «Дело» компанияләр төркеме – Россиядә иң эре транспорт-логистика холдингы, Азов-Кара диңгез, Балтыйк һәм Ерак Көнчыгыш бассейннарында диңгез контейнер терминаллары белән идарә итүче, тимер юл контейнер терминаллары челтәре, контейнерлар паркы һәм фитинг платформалары белән идарә итүче. Төркемнең төп компаниясе – «Дело» ИК» ҖЧҖ, аның 70%ы – Сергей Шишкаревныкы, ә 30%ы – «Росатом» дәүләт корпорациясе.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында «Дело» компанияләр төркеме – Россиядә иң эре транспорт-логистика холдингы, дип билгеләп үтте. «Яңа шартларда үзара ярдәм итешүнең яңа формаларын эзләргә кирәк, - диде ул. - Яңа логистик чылбырлар төзү мөһим. Безнең географик урыныбызны һәм сәнәгый җитештерү күләмнәрен исәпкә алып, логистика мәсьәләләре безнең өчен беренчел булып тора».

Яклар илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасының эре икътисадый кластерларында контейнерлар ташуны оештыруга, йөк базасын контейнерлаштыруга һәм инвестицион эшчәнлеккә аерым игътибар бирделәр.

«Дело» төркеме республикада предприятиеләр логистикасының нәтиҗәлелеген арттыру проектларын, шул исәптән даими контейнер поездларын оештыру хисабына тормышка ашырырга тәкъдим итте. Яклар шулай ук Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасын үстерү перспективаларын карадылар.

Очрашу йомгаклары буенча яклар Татарстан Республикасы белән «Дело» компанияләр төркеме арасында хезмәттәшлек турында комплекслы килешү проектын әзерләргә килештеләр. Моннан тыш, «Алабуга» МИЗда инвестицион эшчәнлекнең максатка ярашлылыгын һәм перспективаларын карау һәм төбәктә мультимодаль контейнерлар ташуны үстерү буенча уртак эшче төркем төзеләчәк.

«Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек бизнес-инициативаларны һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру өчен безнең көчебезне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Кирәкле компетенцияләр һәм активлар белән «Дело» компанияләр төркеме төбәккә сәнәгать һәм транспорт-логистика потенциалын тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган оптималь карарлар һәм технологияләр тәкъдим итәргә әзер», - диде Сергей Шишкарев.

Төркем экспертлары бәяләвенчә, даими контейнерлар җибәрүгә күчү Татарстан предприятиеләре логистикасын 15-25%ка оптимальләштерергә һәм җибәрү вакытын 2 тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «ТрансКонтейнер» ГАҖ президенты Александр Исурин, «Дело» ДК вице-президенты Денис Богомолов, «Трансконтейнер» ГАҖ беренче вице-президенты Виктор Марков катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.