Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан дәүләт аграр университетының студентлар тулай торагын ачуда катнашты. Тантанада шулай ук РФ Аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Студентлар йорты 9 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 2 ремонтланган корпустан тора. Монда аграр югары уку йортының 800 студенты яшәячәк. Капремонт КДАУның 100 еллыгы кысаларында үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов Университет укучыларын мөһим вакыйга белән котлады. Ул студентларны уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү – белем бирү сыйфаты белән беррәттән өстенлекле юнәлеш, дип ассызыклады.
Татарстан Президенты аграр югары уку йорты студенты буларак үзе дә шушы тулай торакта яшәвен әйтте. «Мин монда биш ел яшәдем, бу елларны рәхмәт белән искә алам. Ремонттан соң бик матур бина килеп чыккан, тануы кыен. Тышкы кыяфәте бик күркәм», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, республика алга таба да аграр белем бирүгә актив ярдәм итәчәк, дип өстәде. Аннары ул яңартылган тулай торакның яшәү бүлмәләрен, спорт залын, актлар залын карап чыкты.