Рөстәм Миңнеханов югары вазыйфаи затлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен үтәү буенча киңәшмә уздырды

14.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төбәктә беркетелгән күрсәткечләрне үтәү буенча агымдагы вәзгыять турында фикер алышынды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел ахырына кадәр республиканың рейтингта позицияләрен ныгыту өчен нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләп үтү зарур.

Нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – Россия Федерациясе субъекты халкы саны (хисап алдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлардан чыгып башкарыла).

Әйтик, быелның 1 августына республикада 3877,9 мең кеше исәпләнә (2022 ел ахырына кадәр 2021 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу мәгълүматлары аныкланачак; Татарстан Республикасы халкы 4 млн. 4 мең 809 кеше тәшкил итә).

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ярлылык дәрәҗәсе, торак төзелеш күләме, шәһәр тирәлегенең сыйфаты, әйләнә-тирә мохит сыйфаты һ.б.лар кебек күрсәткечләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, җан башына яшәү минимумы - 9 мең 600 сум, эшкә яраклы халык яшәү минимумы - 10 мең 231 сум, пенсионерлар яшәү минимумы - 7 мең 718 сум, балалар яшәү минимумы – 9 мең 125 сум.

Татарстанда ярлылык чиге 2021 ел нәтиҗәләре буенча - 10 мең 112 сум, эшкә яраклы халык өчен - 10 мең 776 сум, пенсионерлар өчен 8 мең 134 сум тәшкил иткән.

Бәяләүләргә караганда, 2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада ярлылык дәрәҗәсе Россия буенча 11% булганда, республикада 6,2% тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 5 нче урында тора.

2022 елга ярлылык дәрәҗәсе 6% дәрәҗәсендә билгеләнгән (максатчан билгеләнеш). Бу күрсәткечкә ирешмәү куркынычы фаразланмый, дип әйтте Рөстәм Нигъмәтуллин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.