Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week-2022 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, форум 2022 елның 21-24 сентябрендә катнаш форматта (онлайн һәм оффлайн) узачак.
Форумның төп тематик юнәлешләре: «Интеллектуаль транспорт системалары», «Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр», «Цифрлы индустрия 4.0», «Яңа заман кибер иминдеге», «Финтех экосистемасы», «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр», «Сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр», «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр», «Мәгарифтә цифрлы технологияләр», «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».
Алексей Песошин форумны әзерләү һәм үткәрү буенча ведомствоара эшче төркеме утырышларының – ай саен 2021 елның октябреннән, ә кече эшче төркем утырышларының атна саен узуын искәртте. Барлыгы 43 утырыш үткәрелгән.
Бүгенге утырышның максаты – ун ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм форумны уңышлы уздыру өчен яңа бурычлар билгеләү, диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Төп нотык белән Kazan Digital Week-2022 халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе урынбасары, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, форумга мәгълүмати ярдәм кысаларында цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Таттелеком» ГАҖ һәм «Ак Барс» банкы вәкилләре чыгыш ясаячак матбугат конференциясе оештырылачагын хәбәр итте.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 13 сентябрьгә форумда катнашу өчен 4068 кеше (көндезге формада да, онлайн режимда да), шулай ук 830 спикер теркәлгән.
Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру көннәрендә DigitalSkills мәгълүмат технологияләре өлкәсендә тармак чемпионаты да узачак. Чемпионат республикада инде 4 мәртәбә узачак, быел ул Россия Федерациясенең 30дан артык төбәгеннән 600 гә якын конкурсант һәм эксперт җыяр дип көтелә.
Моннан тыш, форум көннәрендә «Иванников укулары» халыкара конференциясе узачак, ул Россия Фәннәр Академиясе белән берлектә оештырыла һәм гамәлдәге механизмнар буенча фәнни дискуссия киңлеген формалаштыруга һәм цифрлы технологияләрнең хокукый режимын тәэмин итүнең яңа механизмнарын эшләүгә, системалы программалаштыру өлкәсендә инновацион технологияләрне эшләүгә юнәлдерелгән.
Форумда kazandigitalweek.com/ru/sign-up сылтамасы буенча теркәлеп була.
Форумны әзерләү һәм үткәрү турында 2021 елның 16 декабрендәге 2676-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/rasp?npa_id=908936