Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зилант" станциясендә Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, төбәк министрлары, "Казметрострой" АҖ вәкилләре озата йөрде.
"Айсылу" тоннель үткәрү комплексы Казан метрополитенының икенче тармагына тоннель салуга кереште. Исегезгә төшерәбез, тоннель Ломжа урамын һәм Казанның 10 нчы микрорайонын тоташтырачак.
"Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов Рөстәм Миңнехановка эшләрнең "Ломжа" станциясендә (яңа исеме "Зилант") алып барылуын әйтте.
Ул искә төшергәнчә, элек "Сахаров" метро станциясеннән (яңа "Тулпар" исеме) "Ломжа" метро станциясенә кадәр икенче участок тәмамланган иде. Тоннельнең гомуми озынлыгы 2,2 км тәшкил итә.
"Монда без Сахаров урамыннан Тоннель аралыкларын тәмамладык, ә хәзер яңасын башлыйбыз", - диде ул. Икенче линия участогының гомуми озынлыгы 5 км 750 метр тәшкил итә.
Марат Рәхимов шулай ук Татарстан Президентына Казан метрополитенының үсеш перспективалары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, проектлаучылар түбәндәге вариантларны карый: Республика клиник хастаханәсенә (РКХ) кадәр ике станция ясау, шул исәптән "Универсиада Авылы"н да кертеп, йә икенче линиянең икенче участогына - Компрессорлар заводына кадәр. "Болар барысы да вакыт, исәп-хисап, икътисадый нигезләү таләп итә", - дип төгәлләштерде "Казметрострой"АҖ генераль директоры сүзен.
Аннан соң тоннель үткәргеч комплексын эшләтеп җибәрделәр.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, 2027 елның августында Казанда метроның икенче тармагының беренче чиратын төзү планлаштырыла, ул дүрт станциядән торачак – «Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик». Бу тармак барлыгы дүрт станция буенча өч блоктан торачак.