Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туризм.РФ корпорациясе генераль директоры Сергей Красноперов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курортын төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру: кирәкле проект документациясен әзерләү мәсьәләләре, шулай ук тәэмин итә торган инфраструктура төзү һәм курорт объектларын торгызу буенча алда торган бурычлар турында фикер алыштылар. Быел дәүләт экспертизасы узу өчен курортны тәэмин итүче инфраструктура объектларына проект-смета документациясен тапшыру планлаштырыла.
«Казан марина» комплекслы проекты соңгы 30 елда төзелгән 300 яхтага исәпләнгән тулы цикллы марина белән беренче үзәк булачак. 72,9 гектар мәйданда 3-4 «йолдыз» категорияле кунакханә объектлары белән 1 мең 250 номерлы тугыз инвестиция лоты төзү планлаштырыла. Курорт «Бөек Идел юлы» төбәкара туризм маршруты үзәкләренең берсе булачак. Файдалануга тапшырылганнан соң яңа объект елына 620 меңгә кадәр турист кабул итә алачак.
Булачак «Казан марина» курорты өстенлекле инвестицион проект дип танылды, бу проектны гамәлгә ашырганда инвесторларга өстәмә ташламалар алырга мөмкинлек бирәчәк. Республика икътисады сизелерлек файда алачак - якынча 1,9 мең яңа эш урыны булдырылачак.