Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин таможня хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара таможня хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Беренче тапкыр халыкара таможня хезмәткәрләре көнен 1983 елда, Бөтендөнья таможня оешмасына 30 ел тулганда билгеләп үтәләр.
Бу бәйрәм илнең икътисади мәнфәгатьләрен кайгыртучы, тышкы икътисади эшчәнлектә законлылык һәм тәртип тәэмин итүче кешеләргә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең югары дәрәҗәдә ышанычын гәүдәләндерә.
Заманча икътисади вәзгыять таможня хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя һәм аларны хәл итү өчен киеренке хезмәт, югары җаваплылык, намуслылык һәм фидакарьлек таләп итә.
Сезнең профессиональлегегез аркасында Россия үзенең икътисади чикләрен нәтиҗәле яклый, тышкы сәүдәне үстерә һәм халыкара партнерлар белән тигез хокуклы һәм үтә күренмәле мөнәсәбәтләрне саклый.
Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү күп очракта таможня хезмәтенең сыйфатлы һәм оператив эшенә, алдынгы таможня технологияләрен, товар әйләнешен тизләтү өчен кирәкле яңа эш формаларын һәм ысулларын куллануга бәйле.
Намуслы хезмәтегез белән Сез иң ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, хезмәттә уңышлар һәм яңа һөнәри казанышлар телим".