Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дубайда Gulfood күргәзмәсендәге Татарстан стендын карадылар

26.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән бергә Дубайда азык-төлек сәнәгате һәм эчемлекләр җитештерүгщ багышланган дөньяда иң эре Gulfood күргәзмәсендә Татарстан стендын карады.

Татарстан алтынчы ел рәттән күргәзмәдә катнаша. Соңгы күргәзмә нәтиҗәләре буенча 2025 елда 20 экспорт контракты төзелгән. Быел стенд мәйданы Татарстан җитештерүчеләренең, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча продукция белән кызыксынучылар арасында ихтыяҗ артканга күрә, ике тапкырга диярлек арттырылды. 

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми экспорты 5 512 млн тәшкил итте, шул исәптән «Хәләл» продукциясе экспорты - $45 млн. 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базары турында сөйләсәк, бу күрсәткечләр 2025 ел нәтиҗәләре буенча 32% ка арткан. Бәяләр һәм күләмнәрнең артуы БГӘ белән сәүдә элемтәләренең киңәюен һәм әмирлекләрдә республика авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗның артуын күрсәтә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте