Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә республиканың мобилизацияләнгәннәр кешеләренең гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Президенты моңарчы мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын регламентлаучы Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына кул куелуын билгеләп үтте. «Бу – һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, балалар лагерьларына бушлай юлламалар, урта һәм урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен бушлай кайнар туклану, баланы бакчаларда караган өчен түләүдән азат итү. Алга таба без мобилизацияләнгән кешеләрне транспорт салымын түләүдән азат итүне карыйбыз. Дәүләт Советы бу мәсьәләне карады, без законга кул куячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, социаль ярдәм чараларының киң спектры «Ярдәм янәшәдә» хәрәкәте линиясе буенча күрсәтелә.
«Эш системалы характерга ия булсын өчен, район башлыкларын хәрби комиссариатлар белән берлектә кыска вакыт эчендә үз зонасында булган, мобилизацияләнгән, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләрнең, югарыда телгә алынган барлык категориядәге гаиләләрнең, әлбәттә, һәлак булганнарның гаиләләрен дә кертеп, реестрларын төзүләрен үтенәм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
«Һәр гаиләгә барырга, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга, волонтерлык штаблары эшен оештырырга, ярдәмнең адреслы чараларын күрергә кирәк. Бу мәсьәлә республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләренең шәхси контролендә булырга тиеш», – дип ассызыклады ТР Президенты.