ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 2,9 млн. квадрат метр торак төзелгән

21.10.2022

Татарстанда торак төзелеше программалары буенча бүгенге көндә 2 млн. 889 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул исәптән 2 млн. 36 мең кв. м. шәхси торак төзелешенә, 747 мең кв. м. – күп фатирлы инвестицион торакка һәм 105,7 мең кв. м. – социаль ипотека буенча төзелгән йортларга туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә икесе буенча эшләр дәвам итә. 10 муниципаль берәмлектә «Ятим балалар» өчен билгеләнгән 600 торак урыны буенча 258 фатирга Дәүләт торак фонды милке хокукын теркәргә кала. Тагын 39 фатир төзелеп килүче 4 социаль ипотека йортында урнашкан, аларны ноябрь аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

«Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр» категориясе буенча 7 сертификаттан бары тик берсен генә рәсмиләштерәсе калган.

Республикада «Торак» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өч объектның әзерлеге 81% тәшкил итә.

Министр социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәмгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында аерым хәбәр итте. Агымдагы елның илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесенең өчесендә эшләр бара. Бу – Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынлык мәктәп, Мамадыш шәһәрендәге балалар бакчасы һәм Казан шәһәрендәге балалар бакчасы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объектның 6сы эшләнеп бетмәгән. Бу – федераль һәм республика чаралары кысаларында төзелә торган беренчел буын сәламәтлек саклау учреждениеләре. Эшләрнең гомуми үтәлеше 83% тәшкил итә.

Мәдәният тармагы буенча 8 объектның 4се эшләнә әле. Алар барысы да «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. ТМЭның гомуми үтәлеше 62% тәшкил итә.

Дүрт федераль чара Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы линиясе буенча тормышка ашырыла. Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча үтәлеш – 67%, ләм басуларын рекультивацияләү – 30%, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – 56%. Шулай ук Кама тамагында Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту дәвам итә.

Быел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эш федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла. Гомумән алганда, юнәлеш буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 94% тәшкил итә. Хәзерге вакытта 65 объектның 38е әзер. Бу атнада подрядчылар Алексеевск, Менделеевск, Югары Ослан, Әлки, Аксубай, Питрәч, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Нурлат, Зеленодольск, Балык Бистәсе районнарында эшләрнең тулысынча тәмамлануы турында хисап тотканнар.

Спорт өлкәсендә 6 ябык футбол манежының 2се эшләнеп бетмәгән әле. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләрен гомуми башкару 96%ка җиткән.

Савыктыру лагерьларын төзү программасы буенча бу атнада Саба районында объект тәмамланган. Тагын ике объект төзелеше дәвам итә. Гомумән, программа буенча төзү-монтаж эшләрен башкару 84% дип бәяләнә.

Башкарма комитет биналарын төзү программасының үтәлеше 98%ка җиткән. Эштә 4 объект кала.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы Менделеевск районында бер объект тәмамланып килә. Бу атнада объектларны Нурлат һәм Тукай районнарында тапшырганнар.

"Югары Ослан" эчке эшләр министрлыгының административ бинасы 32%ка әзер.

Министр шулай ук җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларының әзерлеге паспортларын алу кысаларында башкарыла торган эш турында хәбәр итте. Бүгенге көндә Ростехнадзор мәгълүматлары буенча, җылылык чорына әзерлек актлары 157 җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары буенча алынган, бу планның 69%ын тәшкил итә. Шулардан 27 райондагы 54 оешма бу эшне тулысынча төгәлләгән. Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортын барлыгы 14 район алган.

Төзелешләрдә контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү дәвам итә. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 558 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүгә 1 мең 214 тапкыр чыккан. 1 млн. 860 мең сумлык 70 карар чыгарылган. Заказ бирүче төп инвестицион-төзелеш идарәсе булган дәүләт программалары объектларында гыйнвардан сентябрьгә кадәр 528 тапкыр инспекция уздырган. 872 бозу очрагы теркәлгән, 865е бетерелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.