Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
"Бер атнадан соң мәктәп каникуллары башлана. Бу вакытта без укучыларыбыз өчен ял оештырырга тиеш. Бу мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларына кагыла. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Спорт министрлыгы, Мәдәният министрлыгы җитәкчеләренә, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, тиешле эшне оештырырга кушты.