Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Указы белән каралган чараларны гамәлгә ашыру буенча оператив штабның беренче утырышын уздырды. Элегрәк дәүләт башлыгы төбәк җитәкчеләренә оперштаб булдырырга һәм үз территорияләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен шәхси контрольгә алырга кушты.
Татарстан Республикасының оператив штабын Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Премьер-министр Алексей Песошин һәм Президент Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров урынбасарлар итеп билгеләнде. Штаб составына министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре керде.
Утырышта җәмәгать тәртибен тәэмин итү, транспорт, ТКХ системасы, энергетика мәсьәләләре каралды.
"Һәркем ил җитәкчелеге куйган бурычларны гамәлгә ашыруда җаваплылыкны аңларга тиеш", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.