Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында катнашты

20.10.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында катнашты. Шулай ук утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум карары нигезендә, көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 8 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты.

2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты төп мәсьәлә булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ турында юнәлешләре буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә каралды һәм фикер алышынды.

Гадәттәгечә, чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстанны социаль-икътисадый үстерү фаразлау сессиядә беренче укылышта фикер алышуга чыгарылды. Сессиядә бу хакта нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Республика бюджетын әзерләгәндә түбәндәге социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган: 2023 елда тулаем төбәк продуктының үсеше – 0,8%, 2024 елда – 3,2% һәм 2025 елда – 2,7%; 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексының артуы – 0,7%, 2024 елда – 3,5% һәм 2025 елда – 2,4% дип карала; 2023 елда реаль хезмәт хакы – 2%ка, 2024 елда – 2,8%ка һәм 2025 елда 2,6%ка арткан; 2023 елда кулланучылар бәяләре индексы – 6,1%ка, план чорында 4%ка арткан.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин депутатларга 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның план чорына республика бюджеты параметрлары турында сөйләде. 2023 елда республика бюджеты керемнәре 333,9 млрд. сум, чыгымнар – 361 млрд. сум, кытлык – 27,1 млрд. сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты түбәндәге күләмнәрдә фаразлана: керемнәр – 394,4 млрд. сум, чыгымнар – 421,5 млрд. сум, кытлык – 27,1 млрд. сум.

2024 елга берләштерелгән бюджет буенча фараз: керемнәр – 417 млрд. сум, чыгымнар – 444,2 млрд. сум, кытлык – 27,2 млрд. республика бюджеты: керемнәр – 353,5 млрд. сум, чыгымнар – 380,7 млрд. сум, кытлык – 27,2 млрд. сум.

2025 елга берләштерелгән бюджет буенча фараз: керемнәр – 418,1 млрд. сум, чыгымнар – 445,4 млрд. сум, кытлык – 27,3 млрд. сум: керемнәр – 351,4 млрд. сум, чыгымнар – 378,8 млрд. сум, кытлык – 27,4 млрд. сум.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2023 ел бюджетында бюджет сәясәтенең төп бурычлары – республика бюджет системасының нисбәтлелеге һәм тотрыклылыгы, социаль йөкләмәләрне үтәү, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру каралган.

«Бюджет проектында педагогика, медицина, социаль хезмәткәрләргә, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә, фәнни хезмәткәрләргә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең башка категорияләренә ел саен хезмәт хакын арттыруга финанслар салынды», - диде Леонид Якунин.

Гомумән алганда, юнәлеш комитеты бәяләвенчә, 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет «агымдагы проблемаларга тулысынча җавап бирә, нисбәтләнгән һәм гамәлдәге йөкләмәләрне һәм илкүләм максатларны исәпкә ала».

Күпчелек тавыш белән бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте ярдәме белән..