Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Али Һидәят оглы Әсәдов белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Бакуга эш сәфәре кысаларында узды.
«Безнең килүебез, барыннан да элек, икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү эшен тагын да көчәйтү кирәклегенә бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан-Әзәрбәйҗан эшлекле форумында катнашты. Очрашуга эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук ике якның бизнес вәкилләре җыелды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Бакуга эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Әзәрбәйҗан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасына эш сәфәренә килде.
Баку шәһәренең халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министры урынбасары Сәхиб Алекперов, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Бочарников, Әзәрбәйҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Полад Бюлбюль оглы һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сурхандәрья өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хәкиме Т.А. Боболов җитәкчелегендәге Сурхандәрья өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртеп узабыз, Үзбәкстан Сырхандарья өлкәсе делегациясе Казанга эш сәфәренә килде.
Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә булган бозлы яңгыр нәтиҗәсендәге авариянең нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетереп булды.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул шулай ук берничә эш тә кушты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
«Алабуга» МИЗ мәйданчыгында «Аурус Комендант» автомобильләрен серияле җитештерү процессы башланды. Заводта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булдылар.