Яңалыклар

06.12.2022

Татарстан муниципаль архивлары республика Хөкүмәте ярдәме белән заманча биналарга күчтеләр. Тармак цифрлы технологияләр кертүне дәвам итә, башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Бу хакта Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

06.12.2022

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында Татарстан Дәүләт архивы һәм Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеме утырышы узды. Килешү Татарстанда цифрланган  документларга авторлык хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк.

06.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуалар бергәлеге вәкилләре белән чираттагы очрашу уздырды.

Очрашу Биектау районында узды (Киндерле, «Айсберг» сәүдә компаниясенең җитештерү-склад комплексы).

Күчмә чараның модераторы - Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

06.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районы хәрби комиссариаты бинасын карады.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Биектау районында эш сәфәрендә.

06.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты.

Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды.

05.12.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

05.12.2022

Бүген Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ мәдәният министры Ольга Любимова, ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, кайбер чит илләр делегацияләре катнашты.

05.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасына бер көнлек эш сәфәрендә булды.

03.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында (Казан) булды.

Ул спорт учреждениесе эше белән танышты, «Арена Swim» балалар-яшүсмерләр бассейнына килүчеләр белән аралашты.

03.12.2022

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2023 елда эш схемаларын килештерү тәмамланды. Килешүне тәмамлау вакыты – 30 ноябрь, әмма кайбер муниципаль районнар үз вакытында үтәмәгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова («Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды) хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 401 402 ( 403 ) 404 405 406 407 408 409 410 >>