Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында Татарстан Президенты һәм төбәк башлыгы Олег Хорохордин «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген төзү буенча киңәшмә үткәрде. Үзәк республиканың Майминский районында «Карым» комплексы территориясендә урнашачак, аның мәйданы 9 мең гектардан артып китә.
Олег Хорохордин Татарстан Президентына Алтай Республикасы территориясен сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Барсның үткәрелгән исәп-хисабы Алтай Республикасында әлеге сирәк очрый торган җанварның төркеменең тотрыклы булуын һәм үсешкә омтылуын күрсәтте. Бу ерткычның кешеләр белән очрашу очраклары ешайды. Димәк, барска Алтай тауларында уңайлы, һәм без алга таба да шулай булсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде Алтай Республикасы Башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов лаборатория-тикшеренү комплексы һәм вольерлар урнашачак мәйданчыкларны карап чыгуы турында сөйләде. «Безнең проектны гамәлгә ашыруга керешергә кирәк. Без актив эшли башларга тиеш. Безнең документлар әзерләргә , экспертиза үткәрергә, төзелеш эшләренә рөхсәт алырга һәм төзелешкә керешергә өч аебыз бар. Безнең бурыч – көзгә кадәр моны эшләтеп җибәрү, проектлау, эш графигы һәм төзелешкә күчү. Безнең өчен иң катлаулы бурыч - баш санын тәэмин итү», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзәктә эшләячәк кешеләрне сайлап алуга һәм стажировкага керешергә кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук проектны гамәлгә ашыру кар барсыннн башлана, киләчәктә үзәктә башка сирәк хайваннарны да торгызачаклар, дип ассызыклады. Алар арасында манул, монгол җәйраны, Алтай тау тәкәсе, кабарга, Себер тау кәҗәсе бар.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков үткәрелгән проект алды эшләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Кар барсы» фәнни үзәген төзүнең беренче этабына ветеринария блогы, хуҗалык блогы, ашханә, тыю зонасында административ бина һәм кар барсларын саклап калу өчен вольерлар керә. Икенче этапта фәнни һәм торак блогы төзү күздә тотыла, өченчесендә – барлык төр хайваннарны үрчетү өчен вольерлар.
Исегезгә төшерәбез, үзәкнең фәнни бурычы – хайваннарның торышын мониторинглау, аларны ясалма үрчетү, яраланган яки зәгыйфьләнгән кыргый хайваннарны реабилитацияләү ысулларын эшләү.
Чара Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланган һәм Россиядә барсны өйрәнү, торгызу һәм яңадан торгызу үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чаралар планы проектына кертелгән. Проект Татарстанның кар барсын торгызу үзәгенең дәвамы булачак.