2023 елның 21-27 гыйнварында Казанда «Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары» узачак. Алар Беларусь һәм Россиянең 59 төбәгеннән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк. Татарстаннан 95 спортчы катнашачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Бу - акыл ягыннан үзенчәлекләреннә бәйле рәвештә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ун җәйге һәм сигез кышкы спорт төрләре буенча үткәреләчәк яңа форматтагы ярыш. Мондый масштабтагы уеннар безнең илдә элек үткәрелмәгән иде. Ачылу тантанасы KazanExpo халыкара сәүдә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге залда узачак. Катнашучылар һәм тамашачылар өчен күңелле тамаша каралган. Бу уеннар безгә булган технологияләрне эшләргә, үзара бәйләнешне аңларга мөмкинлек бирәчәк. Бу уникаль тәҗрибә бөтен Россия өчен мирас булачак», - диде спикер.
Казанда «Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары» уздыру турындагы карар 2021 елда ук үткәрелергә тиешле «Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья уеннары» гамәлдән чыгарылганнан соң кабул ителде, әмма ике тапкыр күчерелде һәм нәтиҗәдә булмый калды. Ул вакытта Татарстан башкаласында барлык кирәкле инфраструктура әзерләнгән иде, дип өстәде ТР вице-премьеры.
«Спортчыларның килүе һәм ачылу тантанасы 21 гыйнварда булачак. 26 гыйнварга кадәр ярыш көннәре булачак. Татарстан данын 95 спортчы яклаячак. Безнең егетләр җиңел атлетика, бадминтон, флорбол, волейбол, чаңгы ярышлары, карда ярышлар, дзюдо, теннис, футзал, йөзү, өстәл теннисы, фигуралы шуу, бию спорты, шорт-трек һәм тау чаңгысы спорты буенча ярышларда чыгыш ясаячак», – дип хәбәр итте ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.