Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Туризм буенча дәүләт комитетының һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының уртак йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанда яңа Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узды.
Коллегиядә катнашучыларны видеоэлемтә буенча РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан туризмны үстерү буенча үзенең тарихи-мәдәни потенциалын уңышлы гамәлгә ашыра. Республика - туристлар агымы буенча Россия лидерларының берсе, ул башкала агломерацияләреннән, Кырым һәм Краснодар краеннан гына калыша.
«Соңгы 3 елда туризмны үстерүгә 1 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән, шуларның 681 млн сумы - федераль бюджет акчалары. Төбәк хакимиятенең нәтиҗәле сәясәте нәтиҗәсендә күпчелек күрсәткечләр буенча туризм тармагы үсеше күзәтелә», - диде Дмитрий Вахруков.
Аннары Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин хисап нотыгы белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул зур ремонт-реставрация эшләре үткәрү турында сөйләде. Әйтик, Казан Кремле ансамбленә кергән объектларны саклау кысаларында 2022 елда эчке ишегалды территориясен төзекләндерү оештырылды. «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Петропавловск соборын һәм Яңа Бистә мәчетен масштаблы реставрацияләү дәвам итә. Агач архитектура һәйкәлләрен саклау буенча зур эш алып барыла.
2022 елда элегрәк билгеле булмаган 14 археологик мирас объекты дәүләт саклавына алынган, алар II меңьеллыктан XIX гасырга кадәр булган. Бу республикада төзелеш алып барырга тиешле җир кишәрлекләренә, шулай ук үткәрелә торган фәнни археологик тикшеренүләргә тарихи-мәдәни экспертизалар үткәрү буенча системалы эш нәтиҗәсендә мөмкин булды. Яңа ачылган һәйкәлләр Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Буа, Зеленодольск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Спас районнарында, шулай ук Чаллы, Казан һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан.
Узган ел Комитет, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Бергәләп саклыйбыз!» уникаль проектына старт бирде. Мәдәни мирас объектларын торгызу һәм реставрацияләү эшләре хәйриячеләр акчасы хисабына оештырылган. Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы мәчет сынау объекты булган. Проектның мәгълүмати сайты эшли башлаган, иганәләр системасы җайга салынган һәм 2022 елда авариягә каршы беренче чираттагы эшләр башкарылуга беренче акчалар алынган.
Иван Гущин шулай ук Комитетның барлык 12 дәүләт хезмәт күрсәтүен цифрлы форматка күчерүен хәбәр итте.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туриндустрия үсешенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. 2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 12%ка күбрәк. Соңгы 10 елда туристлар агымы 2 тапкырга арткан. Түләүле туризм хезмәтләре күләме арткан: әлеге күрсәткеч 39,5 млрд. сум тәшкил итә. 2021 елга үсеш 20%ка җиткән.
Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 73% булган. Номерлар фондының үсеш факторы һәм шуның белән бергә республиканың тарихи-мәдәни потенциалын саклап калу - кунакханәләр астында урнашкан тарихи биналарны җайлаштыру.
Узган ел республикада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды. Ә Свияжскта Успение монастыреның 25 еллыгы уңаеннан тантаналар узды.
Татарстан Республикасының туризм үзәкләре - Казан, Бөек Болгар, Свияжск утрау-шәһәрчеге, Алабуга, Чистай, Тәтеш үсешенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук 2022 елда Россия регионы эчендә дә, өстенлекле чит ил базарларында да Татарстан Республикасының туризм мөмкинлекләрен популярлаштыру һәм алга таба мавыктыру буенча актив эш алып барыла.
Моннан тыш, Сергей Иванов проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрде. Алар арасында: елга сәфәрләре һәм турүзәкләргә бару өчен флот җитмәү, кунакханәләр, туризм автобуслары һәм кадрлар җитмәү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, туризмны алга таба үстерү өчен кирәк булган күп кенә мәсьәләләрне башка министрлыклар белән берлектә карарга кирәк. «Бу мәсьәләләрнең күбесе инде актив рәвештә хәл ителә, бигрәк тә кунакханәләр төзү өлешендә. Мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Беренче чиратта Бу: Казан, Болгар, Чистай. Бу корылмалар инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителергә тиеш. Инвесторлар өчен ниндидер өстенлекләр, капиталь грантлар кирәк. Инвестицион совет аша бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, - дип ассызыклады ул. – Тагын бер мөһим тема - автобуслар. Махсуслаштырылган автотранспорт предприятиеләренә ярдәм итәргә кирәк».
Шулай ук, ТР Президенты сүзләренчә, дебаркадерларны яңарту һәм республика елга флотын арттыру буенча планнар бар. «Шул ук вакытта бездә М-12 маршруты булачагын да исәпкә алырга кирәк. Мәскәүдән Казанга 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Бу шулай ук туристлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Инфраструктура мәсьәләләрен хәл итүдән тыш, кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Президенты. «Әгәр без кадрлар әзерләү системасын җайга салмасак, бу мәсьәлә хәл ителмәячәк. Читтән генә җәлеп итү мөмкин түгел. Нигезе ресурс үзәкләре булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү өлкәсе сыйфатлы кадрларга бик мохтаҗ. Бу теманы да җентекләп эшләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты бүген яңа туризм маршрутларын үстерергә кирәклегенә игътибар итте: «Бу Биләр, республиканың эре сәнәгать үзәкләре, экотуризм объектлары. Тагын бер тема - безнең дини үзәкләр. Бу көчле җәлеп итү ноктасы. Бүген бездә җитди тарихи эчтәлекле объектлар бар. Бу юнәлешләрне актив рәвештә сакларга кирәк».
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә эшләүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге объектлар «эшләргә» тиеш. «Без бу максатларга 4 млрд сумнан артык акча җибәрдек. Әлеге объектларның һәйкәлләр генә түгел, ә җәлеп итү һәм компетенцияләр нокталары булуын телим. Бу объектларның барысы да халык һәм кунаклар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш. Тулаем алганда, казанышлар күп, әмма алда эшләр тагын да күбрәк», - дип өстәде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, республика борынгы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, дини изге урыннарны торгызу өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган. Борынгы Болгар шәһәре, Свияжск утрау-шәһәре, Казан Изге Ана иконасы соборы - бу объектлар Татарстанны туристлар өчен тагын да тартып тора.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе 2022 елда Казанда Бөтендөнья мирасын саклау Конвенциясенең 50 еллыгына халыкара форум уздырылуына игътибарны юнәлтте. Чара кысаларында Татарстан территориясендә мәдәни мирас объектларын саклауга югары бәя бирелде.
Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов берничә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.