Татарстанда 10 айда 1 млн 264 мең тонна сөт савылган, 342 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 1 млрд 28 млн данә йомырка җитештерелгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек өлкәсендәге 2022 елның 10 ае эшенә нәтиҗә ясады.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды. Аны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда республика һәм федераль төзелеш программаларын тормышка ашыру, төзелеш мәйданнарында үткәрелә торган хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көненә багышланган чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Ул шулай ук шәһәр һәм район башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, эре компанияләр җитәкчеләренә бу чараларда шәхсән катнашырга тәкъдим итте. Бүгенул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Казанда «Пирамида» ККРК мәйданчыгында «Мәрхәмәтле Татарстан» ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волонтерлар белән очрашты. Очрашу «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Мәрхәмәтле Татарстан» ихтыярыйлык өлкәсендә республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында узды.
Бүген «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» XVIII республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Сайлап алуда катнашкан 150дән артык кеше 25тән 220 мең сумга кадәр премия алган. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта уза торган Россия-Үзбәкстан бизнес-форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада Россия һәм Үзбәкстан хөкүмәтләре башлыклары катнаша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандка (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәренә килде.
Бүген Сбер Казанда цифрлы продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләр өчен үзенең икенче технологик үзәген ачты. Технохаб Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта урнашкан. Офисны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов, өлкән вице-президенты, Сбербанкның «Технологияләр» блогы җитәкчесе Андрей Белевцев ачтылар.