Нефть чыгару сәнәгате якын киләчәктә дә Татарстан икътисадының база тармагы булып калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводородлар запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең халыкара күзәтчеләр советы утырышында хәбәр итте.
Утырыш КФУның фәнни китапханәсе бинасында узды.
Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фәнни-технологик үсеш өстенлекләре буенча Россиядә булдырылган дөнья дәрәҗәсендәге 10 фәнни үзәкнең берсе эшләвен искәртте. «Республика үзәге эшчәнлеге углеводород чималы ятмаларын эзләү, разведкалау һәм үзләштерүнең нәтиҗәле технологияләрен эшләүгә юнәлдерелгән, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Алар илне Арктиканың яңа аз өйрәнелгән территорияләрендә дә, эре ятмаларда да арзан нефть һәм газ запаслары белән тәэмин итәргә тиеш».
Ул ассызыклаганча, бу максат Россия Федерациясенең икътисадый иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим, бигрәк тә яңа геосәяси чынбарлык кысаларында.
«Безнең советның төп бурычы – үтәлеш нәтиҗәләрен мониторинглау һәм үзәкне алга таба үстерү программасына төзәтмәләр кертү, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без аның узган елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фикер алышачакбыз һәм геолог галимнәр тарафыннан алынган мөһим нәтиҗәләр турында сөйләшәчәкбез».
Рөстәм Миңнеханов нотыкчылардан углеводородлар эзләү һәм чыгару буенча яңа технологияләрне һәм алымнарны җитештерүгә кертү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен сорады.
Үзәкнең эшләнмәләре, беренче чиратта, безнең республикада – «Татнефть» компаниясе объектларында һәм кече нефть компанияләрендә кулланылыш табарга тиеш, дип ассызыклады ул.
«Нефть чыгару сәнәгате-якын киләчәктә дә Татарстан икътисадының база тармагы булып калачак. Аның тулаем төбәк продуктын, бюджет системасы керемнәрен формалаштыруга керткән өлеше, димәк, халыкның тормыш-көнкүрешен дә бәяләп бетерү кыен. Шулай итеп, үзәкнең эшчәнлеге республикабызның фәнни-технологик үсеше өчен генә түгел, ә социаль-икътисадый үсеше өчен дә зур әһәмияткә ия», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышта катнашучылар көн тәртибен расладылар. Аннары «Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне төзү һәм үстерү программасын һәм 2022 елга хисапны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карау турында» нотык белән Казан федераль университетының нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректор Данис Нургалиев чыгыш ясады.
Шулай ук утырышта дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк төзү һәм үстерү программасына үзгәрешләр кертелде.