Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина учреждениеләренә автомобильләр белән тәэмин итүгә сертификатлар тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казандагы Универсиада авылында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды (бүген биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза).
Татарстан Президенты һәм Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко медикларга 24 медицина автомобиле алуга сертификатлар тапшырдылар. Болар: ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, «Лада Гранта» җиңел автомобильләре, «Газель Некст» микроавтобусы һәм «КАМАЗ»автомобиле базасындагы мобиль медицина комплексы.
Автомобильләр сырхауханәләрнең көндәлек эше өчен, шул исәптән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, пациентларны больницаларга илтү, медицина ярдәме күрсәтү һәм ерак торак пунктларда яшәүчеләрне диспансерлаштыру, халыкка дарулар китерү, тикшеренүләр өчен материаллар ташу өчен кулланылачак.