Сбербанк Казанда партнерлыкны финанслау стандартлары буенча эшләүче беренче Россия офисын ачты (Большая Красная ур., 29а). Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов, Сбербанкның өлкән вице-президенты Олег Ганиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Николай Лобачевский монументына чәчәкләр салды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТАСС мәгълүмат агентлыгында онлайн-форматта Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына уңаеннан Казанда 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр узачак халыкара форумга багышланган матбугат конференциясе узды.
Форумның максатлары, бурычлары һәм программасы турында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе һәм Санкт-Петербург Тау эшләре университеты ректоры Владимир Литвиненко сөйләде.
Матбугат конференциясендә катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Мәскәүдә авиаконструктор Андрей Николаевич Туполевка һәйкәл һәм мәгълүмат-музей үзәген ачу тантанасы булды. Чаралар «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросының (Ростехның Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенә керә) 100 еллык юбилеена багышланган.
А.Н. Туполев һәйкәле Мәскәүдә авиаконструкторга багышланган беренче һәйкәл булды. Скульптура композициясе - А. Н.Туполевның үз буендагы фигурасы һәм Ту-144 очып китүче самолет силуэты.
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында яңа инновацион проектлар каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында). Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы һәм Россия Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник һәм технологик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников кул куйды.
Имзалау тантанасы «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы кысаларында узды (бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.
Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды (Казан).
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе (РФА) президенты академик Геннадий Красников белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру турында республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде.