Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Утырышта 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Утырышның онлайн-трансляциясе Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында оештырылачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.