Алексей Песошин Татарстан буенча Россия гвардия идарәсенең йомгаклау коллегиясендә катнашты

17.01.2023

Татарстан Республикасы буенча Росгвардия Идарәсендә, Идарә башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендәге киңәшмә барышында, ведомствоның 2022 елгы хезмәт-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре, ведомствоның командирлары һәм бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Йомгаклау нотыгында әйтелгәнчә, 2022 елда Идарәнең шәхси составы 400дән артык массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауда катнашкан.

Росгвардия идарәсе һәм Татарстанда урнашкан хәрби частьләр вәкилләре беренчеләрдән булып үзләренең хезмәт-хәрби бурычларын үтәүгә керешкәннәр һәм аларны бүгенге көнгә кадәр лаеклы үтәүләрен дәвам итәләр. Өлешчә мобилизацияләү чаралары кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар белән хәрби әзерлек буенча дәресләр үткәрелгән.

Татарстан Республикасы территориясендә Росгвардия хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә, җәмәгать тәртибен саклауда, оператив-профилактик һәм эзләнү чараларында катнашканнар, тикшерү чараларын үткәргәндә хокук саклау органнарына ярдәм күрсәткәннәр. Оператив чаралар барышында 195 граждан тоткарланган. Шуларның 64е - җинаять кылуда шикләнелүче, шул исәптән 3се - экстремистик һәм террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр өчен. Белгечләр-шартлаткыч техниклар тарафыннан куркыныч предметлар булуга 470 объект тикшерелгән, 14 шартлаткыч предметның табылуы һәм зарарсызлануы ачыкланган.

Пилотсыз очу аппаратларын һәм бәйләүче аэростатларны эксплуатацияләү бүлегенең мөмкинлекләре, гадәттәгечә, билгеләнеш буенча бурычларны үтәү өчен дә, башка ведомстволар мәнфәгатьләрендә дә кулланыла. ОКО-60 биектән видеокүзәтү комплексы массакүләм чаралар вакытында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне визуаль контрольдә тоту өчен, шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе белән уртак рейдлар барышында кулланыла.

Ведомстводан тыш саклау бүлекчәләре тарафыннан төрле милек рәвешендәге 15 меңнән артык объект, 34,5 меңнән артык гражданнар милкен саклау һәм яшәү урыннары иминлеге тәэмин ителгән. Хезмәт итү барышында ведомстводан тыш саклау  тарафыннан саклана торган объектлардан килгән 55 меңнән артык «Тревога» сигналы эшкәртелгән. Патрульлек итү постларында һәм маршрутларында 472 җинаять ачыкланган, 3 меңнән артык административ хокук бозуга чик куелган, эзләүдә булган 38 кеше табылган һәм тоткарланган. Саклана торган объектлардан урлау булдырылмый калган. Федераль бюджет кеременә 722 млн сумнан артык акча күчерелгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Казан шәһәре һәм Татарстанның башка шәһәр урамнарында спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча 500дән артык вазыйфа үтәлгән.

Рейд чаралары барышында елгалар акваторияләрендә хокук бозулар кылган өчен 97 граждан тоткарланган, шуларның 7се - җинаятьләр өчен.

Лицензия-рөхсәт эше хезмәткәрләре контроле астында 430 шәхси сак оешмасы һәм 43 меңнән артык граждан тора, аларның кулында 75 мең берәмлектән артык ату коралы бар. 2022 елда Росгвардия һәм ЭЭМ хезмәткәрләре уртак тырышлыгы белән республикада корал хуҗаларының 100% тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданнардан - 437 берәмлек корал һәм 700дән артык патрон, юридик затлардан 8 берәмлек корал һәм 660 патрон алынган. Административ җаваплылыкка 2 меңнән артык граждан һәм юридик зат тартылган. Республика халкы үз теләге белән 1903 берәмлек корал тапшырган.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында хезмәт хезмәткәрләре тарафыннан 37 меңгә якын гариза каралган.

2022 елда ҖЭК объектларын планлы рәвештә 26га якын тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 23 ҖЭК объектында 144 закон бозу һәм саклау бүлекчәләрендә 16 хокук бозу ачыкланган. Ачыкланган бозулар өчен җаваплы вазыйфаи затларга күрсәтмәләр бирелгән. Ачыкланган бозулар өчен штраф санкцияләренең гомуми суммасы 465 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Рөстәм Гомәров идарә бүлекчәләренең хезмәт-хәрби эшчәнлеге шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Лазарев урамында ведомстводан тыш сак һәм лицензия-рөхсәт эше бүлекчәләре өчен яңа бина төзү, шулай ук Саба һәм Арча районнары буенча ведомстводан тыш сак бүлекләре биналарын ремонтлау иң колачлы проектлар булган.

2022 елда хезмәт-хәрби эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Росгвардиянең ТР буенча Идарәсе чираттагы тапкыр Идел буе округының территориаль идарәләре арасында беренче урынны алган.

Алексей Песошин ассызыклаганча, халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып кала. «Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе бүлекчәләре һөнәри яраклылык һәм белем күрсәттеләр. Бүген Росгвардия хезмәткәрләре шулай ук куелган бурычларны үз вакытында лаеклы рәвештә үтиләр», - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Премьер-министр сүзләренчә, Идарә көчле кадрлар һәм техник потенциалга ия, яхшы җиһазландырылган һәм мобиль бүлекчәләргә ия. Лицензия-рөхсәт эше хезмәткәрләре тарафыннан зур эш башкарыла. «Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә, шәхси сак предприятиеләре эшчәнлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Беренче чиратта балаларыбызның белем бирү учреждениеләрендә иминлекләрен тәэмин итү», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Премьер-министр гражданнар белән эшне дәвам итәргә: законнарның яңа нормалары буенча да, Идарәнең агымдагы мәсьәләләре буенча да аңлату эшләре алып барырга чакырды.

Шулай ук Алексей Песошин росгвардиячеләргә республика территориясендә уздырыла торган чараларның иминлеген тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул быел Махсус Олимпиаданың бердәм уеннары һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanSammit 2023» XIV халыкара икътисадый саммиты планлаштырылуын искәртте.

«Катлаулы икътисади вәзгыять шартларында һәм махсус хәрби операция уздыру шартларында куелган барлык бурычларны югары дәрәҗәдә үтәвегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Киңәшмә ахырында алдынгы хәрби хезмәткәрләр һәм Росгвардия территориаль идарәсе хезмәткәрләре медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.