Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервында катнашучылар тәкъдим иткән проектларны бәяләде

14.04.2023

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервында катнашучылар проектларын яклауда катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Залда шулай ук резерв остазлары - республика хакимият органнары җитәкчелеге вәкилләре дә бар иде.

Резервчылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән инициативаларын тәкъдим иттеләр.

Проектларның шактый өлеше - аерым тармакларны цифрлаштыру, агросәнәгать комплексын, сәламәтлек саклау, социаль тармакны үстерү өлкәсендә, шул исәптән төзелешне оештыру өлкәсендә камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар, инфраструктура проектлары һ. б.

Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервында катнашучыларның инициативаларын уңай бәяләде. Ул тиешле ведомстволарга резервчыларга аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.

Чара ахырында кадрлар резервында катнашучыларга «Идарә итү осталыгы: заманча трендлар һәм чакырулар» программасы буенча квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервы - республиканың идарә потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән кадрлар проекты. 2014 елдан башлап ел саен проектта катнашу өчен бөтен Татарстаннан иң яхшы идарәчеләрне сайлап алу үткәрелә.

Ел дәвамында резервчылар алдынгы республика һәм федераль экспертларда махсуслаштырылган укыту уза, республика муниципалитетларында һәм предприятиеләрендә стажировка программасында катнаша, остазлар белән берлектә Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектлар әзерли.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.