Татартсан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскның 407 нче граждан авиациясе заводы производствосын карады.
Предприятиедә Россия авиация техникасын ремонтлау буенча эш дәвам итә. Монда Ту-134, ЯК-40, ЯК-42 ремонтлау буенча традицион юнәлеш саклана.
Моннан тыш, завод базасында көнбатыш техникасына хезмәт күрсәтү буенча аерым компетенция үзәкләре (Boeing, Airbus) булдырылган.