Минскка визиты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Белорус илкүләм биотехнология корпорациясе» ЯАҖдә булды.
Предприятие ашлыкны тирән эшкәртү белән шөгыльләнә. Проект Беларусь Республикасында гына түгел, ә бөтен элеккеге СССР территориясендә иң зур һәм уникаль агросәнәгать комплексы булып тора.
Холдинг җитәкчелеге төп объектларны күрсәтте, алар арасында 448 мең тонна ашлык кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау комплексы; биотехнологик комплекс; барлык төр хайваннар өчен югары технологияле катнаш азык һәм премикслар җитештерү заводлары.