Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Адвин" компаниясе эше белән танышты. Исегезгә төшерәбез, республика делегациясе Минскта эш сәфәрендә.
Предприятие медицина рентген сурәтенең цифрлы визуализациясе өлкәсендә технологияләр, рентген тикшерү системалары эшләү белән шөгыльләнә. Компаниянең модельләр рәтендә 60тан артык атама бар.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең җитештерү куәтләрен карады, җайланмалар китерү географиясе һәм яңа эшләнмәләр белән танышты.