Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Амкодор» компаниясендә булды.
«Амкодор» ААҖ "АМКОДОР" -юл-төзелеш, логистика, урман һәм авыл хуҗалыгы тармаклары өчен махсус машиналар җитештерүче белорус җитештерүчесе.
Татарстан Рәисе компания җитәкчелеге белән аралашты һәм демонстрация мәйданчыгында «Амкодор» техникасы үрнәкләре белән танышты. Холдингка барлыгы 29 предприятие керә. Компания 5 мең берәмлеккә кадәр махсус техника чыгара.