Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов FESCO транспорт төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу KazanForum киңлекләрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең яшьләр министрлары делегациясе белән очрашты. Очрашу KazanForum мәйданчыгында узды.
Бүген KazanForum кырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Төркмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Мәммәтхан Чакыев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасына Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, митрополит Кирилл һәм башка рәсми затлар каршы алды.
БүгенТатарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән КazanForum мәйданчыгында очрашты.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларындагы күргәзмәдә Иннополис стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм форумның башка хөрмәтле кунаклары карады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Чара «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгы).
Очрашуда 30дан артык илдән дипломатик вәкилләр, шул исәптән илчеләр, вакытлыча вәкилләр, дипломатлар катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пакъстан Ислам Республикасы Cәүдә министры Сәед Навид Камар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген KazanForum киңлекләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл Зәйүди очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
18-19 майда Казанда уза торган «Россия – ислам дөньясы: KAZANFORUM» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис стендында «Хәзерге дөньяда тотрыклы үсешнең нигезе буларак технологик суверенитет» дигән пленар утырыш узды. Чарада Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Эдуард Шереметцев, «Барс Групп» компаниясе генераль директоры Тимур Әхмәров, «TFM Chip» Директорлар советы рәисе Әхмәт Ганатян Җароми, «Микрон» АҖ генераль директоры Гөлнара Хәсьянова, Технологик суверенитет экспорты ассоциациясе президенты Андрей Безруков, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Петров катнашты. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов модерацияләде.