Татарстан Рәисе FESCO транспорт төркеме җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов FESCO транспорт төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу KazanForum киңлекләрендә узды.

Очрашуда транспорт-логистика тармагында, контейнерлар ташуны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук белгечләр әзерләү буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

FESCO - Россиянең порт, тимер юл һәм интеграцияләнгән логистик бизнес өлкәсендә активлары булган иң эре шәхси транспорт-логистик компанияләренең берсе. Төркемнең күпчелек операцияләре Ерак Көнчыгышта тупланган, бу Россия һәм Азия илләре арасында сәүдә операцияләренең динамик үсеш күләмендә катнашудан өстәмә өстенлекләр алырга мөмкинлек бирә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев