Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясе һәм М. Җәлил исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевкә 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды
Юбилярны котларга аның дуслары, хезмәттәшләре, иҗат сөючеләре килде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичәнең мактаулы кунагы булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо» да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Эштә РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Татарстанның дүрт эшкуары 2022 елда 1 млрд сумнан артык керем декларацияләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
"Бүген инде дүрт шәхси эшкуар 2022 елда алынган бер млрд сумнан артык керемен декларацияләде, ә аларның салымнары суммасы 151 млн сумга якын", – диде Марат Сафиуллин.
Ул узган ел бер млрд сумнан артык керемне 24 салым түләүче декларацияләгән, салымның гомуми суммасы – 367 млн сум булганын искәртте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Төп максат - санкцияләр басымы шартларында Россия сәнәгатен үстерү буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу.
Россия Дәүләт Советы Президиумын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков алдагы чәчү кампаниясенә әзерлек турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүгенге көндә торак төзелеше буенча еллык план 37% ка үтәлгән - 1 млн.138 мең квадрат метр торак тапшырылган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча советы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Табачук белән очрашты.
Очрашу Алексей Песошинның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты.