Рөстәм Миңнеханов РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинның БГӘ Тышкы сәүдә дәүләт министры белән очрашуында катнашты

18.05.2023

Бүген KazanForum киңлекләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл Зәйүди очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Татарстан делегацияләренең сезнең илгә визитлары яхшы традициягә әверелде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Ул искәрткәнчә, май башында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге инвестицион форумда министр белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышканнар иде, хәзер Әмирлекләр делегациясе җавап визиты белән Казанга килде.

"Без хезмәттәшлегебезгә шат. Соңгы елларда без төрле юнәлешләрдә эшлибез. Безнең өчен Россия - стратегик партнер", - диде Тани Әхмәт Әл Зәйүди.

Очрашуда шулай ук «Төньяк-Көньяк» проектын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. "Без бүген сессиядә "Төньяк-Көньяк" коридоры турында сөйләштек. Безнең өчен бу бик кызыклы проект, чөнки без партнерлар белән турыдан-туры эшли алабыз», - дип нәтиҗә ясады Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.