Яңалыклар

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге (Татарстан, Казан) мәйданчыгында узды.

Пленар утырышның онлайн трансляциясе форум сайтында барды. Шулай ук Россия 24 телеканалында трансляция оештырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов чы

19.05.2023

Бүген KazanForum мәйданчыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев арасында очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә партнерлык финанслауны үстерүдә Сбер лидерлыгы»темасына сессиядә катнашты. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («КазанЭкспо» ХКҮ).

19.05.2023

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис стендында булды.

19.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Солтан Бин Рәшид Әл Хатер белән очрашты. Очрашу KazanForum кырында узды.

19.05.2023

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган күргәзмәдә Иннополис стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры, доктор Тани Әхмәд Әл Зейүди карады. Иннополисның технологик мөмкинлекләре турында аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

19.05.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясендә булды, аның мәйданчыгында бу көннәрдә фиджитал-футбол буенча халыкара турнир уза.

19.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Защитники Отечества» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

19.05.2023

Россиядә ислам дәүләтләрен өстенлекле сәүдә-икътисадый һәм инвестиция партнерлары буларак карыйлар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында белдерде.

Эштә шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ИХО әгъзалары илләреннән делегатлар, дини берләшмәләр вәкилләре катнаша.

19.05.2023

Кичә Иннополис стендында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Глобаль чакырулар контекстында электрон сәнәгать: ИХО илләрендә хезмәттәшлек перспективалары һәм юллары» панель сессиясе узды.

Битләр: << 361 362 ( 363 ) 364 365 366 367 368 369 370 >>