Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасына Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, митрополит Кирилл һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Казанда булу кысаларында Изге Патриарх «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең (Казан ратушасы) пленар утырышында катнашачак.

Моннан тыш, ул берничә объектта, шул исәптән православие гыйбадәтханәләрендә һәм тарих һәйкәлләрендә булачак, Казан Изге Ана иконасы соборында илаһи литургия үткәрәчәк.

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә планлаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.