Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Чара «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгы).
Очрашуда 30дан артык илдән дипломатик вәкилләр, шул исәптән илчеләр, вакытлыча вәкилләр, дипломатлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, Россия Президенты Владимир Путин карары белән быелдан «Россия – Ислам дөньясы «KazanForum» халыкара икътисадый форумы федераль әһәмияттәге чара буларак уздырылуын искәртте. Ул шулай ук катнашучыларның игътибарын аларның күбесе өчен форумга килү инде яхшы традициягә әверелүенә юнәлтте.
"Без чакыруыбызга җавап биргәнегез өчен, шулай ук сезнең илләрнең рәсми һәм эшлекле даирәләренә чара турында мәгълүмат бирүдә ярдәм иткәнегез өчен сезгә рәхмәтлебез, - диде Рөстәм Миңнеханов, дипломатик вәкилләргә мөрәҗәгать итеп. - Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив алга сөргәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Илебез өчен авыр вакытта сезнең форумда катнашуыгыз безнең өчен аеруча кыйммәтле".
«KazanForum - 2023» программасы бик бай – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы; экспортны үстерү; аңлы рәвештә куллану; эшкуарлык һәм инвестицияләр; креатив индустрияләр; дипломатия һ. б. темаларга төрле сессияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
Россия Федерациясе өчен – күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт өчен - ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең иң мөһим векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре заманча дөнья төзелеше проблемалары буенча баланслы алымнар нигезендә үзара хезмәттәшлек итәләр, үз үрнәкләре белән күп полярлы дөнья формалашу шартларында цивилизацияләрнең конфликтсыз диалогы мөмкинлеген раслыйлар», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан - илнең алдынгы, сәнәгый үсеш алган һәм инновацион төбәкләренең берсе - мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән хезмәттәшлекнең авангардында тора. Шулай итеп, рәсми һәм эшлекле дәрәҗәдә даими диалог саклана, үзара визитлар үткәрелә, уртак проектлар гамәлгә ашырыла.
"Бу, хөрмәтле илчеләр, сезнең тырышлыгыгыз һәм ярдәмегез белән мөмкин була", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза – мөселман дөньясы белән бергә эшләүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе (төркемне Россия Президенты В.В. Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли).
Төркемнең өстенлеге булып җәмгыятьтә күп конфессиональлек һәм күп мәдәниятлелекне саклауда, традицион кыйммәтләрне саклауда, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салуда, гуманитар үзара хезмәттәшлекне тирәнәйтүдә, яшьләр элемтәләрен һәм алмашуларын үстерүдә, мәгълүмат агымнарын һәм коммуникацияләрне яхшыртуда ярдәм итү тора.
"Төркем эше аша без илебезнең күпкырлылыгын күрсәтергә тырышабыз; милләтара тынычлык һәм татулык үрнәген күрсәтергә; Россиянең мөселман өммәте ничек яшәве турында сөйләргә тырышабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән элемтәләре турында сөйләгәндә, республиканың ИХО илләре белән товар әйләнеше узган ел 3 млрд АКШ долларыннан артып киткән. Товар әйләнешенең яртысы диярлек БДБ илләре белән сәүдәгә туры килә. Шул ук вакытта ерак чит илләр белән сәүдә күләме 2 тапкыр диярлек арткан.
Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркия белән сәүдә күләме дә шактый артты.
"Партнерлар белән уртак инвестицион проектлар әлегә берән-сәрән, гәрчә бу өлкәдә мөмкинлекләр зур булса да, - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. - Татарстан мисалында һәм сезнең ярдәмегез белән без ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итүнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз. Без мөнәсәбәтләр урнаштырган илләрнең географиясе бик киң.
Татарстан "КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар, тиз йөрешле һәм йөк, пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җиһазлары, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, медицина һәм фармацевтика продукциясе тәкъдим итә ала.
Мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәләрендә элемтәләрне киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
2024 елда Казанда «Киләчәк Уеннары» – спорт, фән һәм технологияләр уртаклыгында колачлы халыкара вакыйга узачак. Хәзерге чынбарлыкта хәтта дистә еллар дәвамында традицияләрне саклаган консерватив спорт төрләре дә технологик һәм инновацион була бара. Шуңа күрә бүген фикердәшләрне берләштерү һәм фиджитальлек тенденциясен кертү максаты барлыкка килде. Рөстәм Миңнеханов барысын да әлеге ярышларда катнашырга чакырды.
Киләсе елда Казанда булачак тагын бер мөһим вакыйга – БРИКС дәүләт башлыклары очрашуы, исегезгә төшерәбез, диде Татарстан Рәисе.
"Сезнең илләрдәге компанияләр БРИКС илләре белән актив хезмәттәшлекне үстерергә телиләр дип ышанам", - диде ул.
Без хезмәттәшлек өчен ачык һәм сезнең илләрдәге компанияләр белән уртак файдалы проектлар өстендә эшләвебезгә шат булачакбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, дипломатик вәкилләргә мөрәҗәгать итеп.
Илчеләргә сәламләү сүзләре белән шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Леонидович Богданов, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Алексей Михайлович Серко мөрәҗәгать итте.
Очрашу барышында Катар Дәүләте, Төркия Республикасы, Согуд Гарәбстаны Мәмәләкәте, Сенегал, Мозамбик, Мисыр, Көньяк Африка Республикасы, Иордания һәм башка илләр илчеләре чыгыш ясады.