Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пакъстан Ислам Республикасы Cәүдә министры Сәед Навид Камар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Пакъстан Россия өчен Көньяк-Көнчыгыш Азиядә өстенлекле партнерларның берсе булып тора. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләр уңай якка үзгәрә. Төрле тармакларда, шул исәптән транспорт, энергетика, шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итүнең яхшы перспективалары бар. ШОС кысаларында үзара багланышлар үсеш ала.
Татарстан Россия-Пакъстан мөнәсәбәтләре кысаларында Пакъстан белән хезмәттәшлек итәргә тели, дип билгеләп үтте республика Рәисе. Ул 2017 елда Лахор һәм Исламабад шәһәрләренә сәфәре турында искә төшерде, Пакъстан делегацияләре Татарстанга да килгән иде.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисад өлкәсен, мәгариф һәм фәнне, туризмны, мәдәниятне билгеләде. Диалог өчен яхшы мөмкинлекләр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мәйданчыгында булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов үзара сәүдә күләмен арттыру кирәклеге турында белдерде. Республика Пакъстанга вертолетлар, суднолар, йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, АСК товарлары, төрле типтагы җайланмалар китерергә әзер.
Пакъстанның Сәүдә министры Татарстанның икътисадый казанышларын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Пакъстан бизнесы Россия базарында, шул исәптән Татарстанда эшләү белән кызыксына. "Без бер-беребезне яхшырак белергә, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә тиеш. Бу тукыма һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү булырга мөмкин», - диде Сәед Нәвид Камар һәм Татарстан һәм Пакъстан эшлекле даирәләренең очрашуын оештырырга тәкъдим итте.