Бүген KazanForum кырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Төркмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Мәммәтхан Чакыев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Марат Хөснуллин Россия һәм Төркмәнстан арасында ике яклы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. "Россия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләренең килешү-хокукый нигезе даими рәвештә тулылана, транспорт-логистика һәм сәүдә-икътисад өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек яхшы темплар белән алга бара. Шул ук вакытта без берничә эре инфраструктура проектын гамәлгә ашыру, үзара сәүдә номенклатурасын киңәйтү, "Төньяк-Көньяк" халыкара транспорт коридорын үстерү өстендә эшлибез», - диде РФ вице-премьеры.
Мәммәтхан Чакыев үз чиратында Төркмәнстанның Россия һәм, аерым алганда, Татарстан белән үзара кызыклы юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итүен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Төркмәнстан белән хезмәттәшлегендә зур тәҗрибәсе бар. Илдә күп еллар Татарстанның әйдәп баручы компанияләре уңышлы эшли. "Машина төзелеше, суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек җайга салынган, "КЭР-Холдинг“ линиясе буенча эш алып барыла», - диде ул.
Очрашуда катнашучылар сәүдә-икътисадый өлкәдә перспективалы проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.