«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларындагы күргәзмәдә Иннополис стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм форумның башка хөрмәтле кунаклары карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов аларга бүген үк Россиянең технологик бәйсезлеген тәэмин итү буенча үсеш ноктасы булган Иннополисның технологик үсеше турында сөйләде һәм «Иннополис» ICL Techno махсус икътисадый зонасы резидентының үз эшләнмәсе булган ана платосын тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, ICL компаниясе якын арада 8 000 кв. м мәйданлы басма такталарны өстән монтажлау һәм әзер әйберләрне җыю буенча инновацион завод эшли башлаячак. Заводның беренче чираты елына 300 000 ана платосы җитештерә ала, әкренләп 1 миллионга кадәр җитү каралган.
Иннополис форумда 400 кв. метрдан артык мәйданлы экспозиция белән тәкъдим ителә, анда һәр килүче үзен ИТ-шәһәрдә яшәүче итеп хис итә алсын өчен фатир макеты төзелгән. Стендта Иннополис университеты белгечләре һәм «Иннополис» МИЗ резидент компанияләре тарафыннан эшләнгән хәл ителешләр белән танышырга мөмкин. Алар арасында, мәсәлән, Россиянең бердәнбер Аврора мобиль операцион системасы, МойОфис документлары белән аралашу һәм эшләү өчен имин офис хәл ителешләрн, IVA UC унификацияләнгән коммуникацияләр экосистемасы, Astra Linux Ватан операцион системасы һәм башкалар.Шулай ук монда InnoVTOL вертикаль күтәрелү һәм утырту белән самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты, Аватар системасы (кеше интеллекты бәйләнеше, экзоскелет, шәхси компьютер базасындагы контроллер һәм сәнәгать коллаборатив манипуляторы), Яндексның пилотсыз автомобиле һәм йөкләр ташучы робот белән танышырга мөмкин.