Иннополиста «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» проектының беренче сезоны финалы чараларына старт бирелде. 59 төбәкнең 297 финалисты 4 көн дәвамында бизнес өчен уеннар һәм уенлы цифрлы карарлар эшләячәк, шулай ук үз эшләнмәләрен экспертлар җәмәгатьчелеге алдында яклаячак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар да тоташтырылды.
Утырышта шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Нәүрүз бәйрәме белән котлау юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXI шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты. Ярышларда Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин кунак булды.
Исегезгә төшерәбез, турнир Татарстанның Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы штб) уза.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм Татарстан Республикасында торак төзелеше турында сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары беләнүткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләү, туфрактагы продуктив дым запаслары һәм гомумән хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнарында видеоконференцэлемтә аша узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Иннополиста «Иннополис» махсус икътисадый зонасының 10 еллыгына багышланган стартаплар буенча 21 экспертлар советы узган. IT-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы проектларны сайлап алуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев һәм башка чакырылган экспертлар катнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.